Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Иң яхшы менеджер” бәйгесе җиңүчеләренең исемнәре мәгълүм булды
Быел анда 105 кеше үзен сынап караган
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). ТР Икътисад министрлыгында “Иң яхшы менеджер” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
ТР Икътисад министрлыгы, ЛИНК Халыкара эшлекле мәгариф үзәге ярдәмендә уздырылучы бәйгедә быел 105 кеше катнашты, дип хәбәр итәләр министрлыктан.
Дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларга кагылышлы иң яхшы кейслар тәкъдим иткән биш авторга сертификатлар тапшырылган. Беренче урын яулаган Анфиса Егоровага МВА ЛИНК программасы буенча белем алуга 130 мең сумлык грант бирелгән. Икенче урын алган Елена Купцова белән Эдуард Айзатов шул ук программа буенча 70 шәр мең сумлык грантларга ия булган. Өченче урын алган Марат Сәгыйрев белән Елена Жигалова 35 әр мең сумлык грант алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз