news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иң яхшы мөселман киеме коллекцияләре 3 октябрьдә “Корстон”да күрсәтеләчәк

«Islamic-clothes» мөселман киемнәре дизайнерларының халыкара бәйгесе җиңүчеләре кубоклар, зәркән эшләнмәләре һәм косметика белән бүләкләнәчәк

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында уза торган «Islamic-clothes» мөселман киемнәре дизайнерларының халыкара бәйгесенә килгән иң яхшы коллекцияләре иртәгә - 3 октябрьдә “Корстон”да күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина хәбәр итте.

 
Алдан хәбәр иткәнчә, әлеге бәйгегә Иран, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Финляндия кебек ерак чит илләрдән, Үзбәкстаннан, Башкортстаннан, Мәскәүдән, Краснояскидан, Пермьнән, Екатеринбургтан һәм Казан дизайнерларыннан 80 коллекция килгән иде. Халыкара бәйгедә Татарстанның Сарман, Зәй, Кукмара районнары һәм Яр Чаллы мөселман киеме тегүчеләре дә катнаша. Коллекцияләр милли костюм, көндәлек һәм бәйрәм көннәрендә кия торган киемнәр номинацияләрендә тәкъдим ителә. Күпчелек коллекцияләр - хатын-кыз киемнәренеке, балалар киемнәре дә бар.


Наилә Җиһаншина сүзләренчә, бу коллекцияләрнең барысы да халыкка күрсәтүгә чыгарылмый. “Корстон” ял үзәгендә узачак тантанада 10 коллекция тәкъдим итәргә уйлыйлар. Бу көннәрендә коллекцияләрне “энә күзеннән” үткәрәләр, сайлап алу туры уза.
Коллекцияләрне халыкка Казан дәүләт технология университетының Җиңел сәнәгать технологиясе, мода һәм дизайн институты белән хезмәттәшлек итүче модельләр агентлыгы күрсәтәчәк. Жюри эшендә катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр белгечләре белән беррәттән, Мәскәүдән Вячеслав Зайцевның ярдәмчесе Разыя Уразованың килүе көтелә. Якын киләчәктә шулай ук иң яхшы коллекцияләрне модельер-дизайнер Вячеслав Зайцевның Модалар йортында күрсәтү көтелә.
Алдан хәбәр ителгәнчә, дизайнерлар үз талантларын мода өлкәсендәге күренекле белгечләргә һәм иҗат вузларының тәҗрибәле укытучыларына күрсәтәчәк, текстиль һәм тегү сәнәгатенең әйдәп баручы белгечләре белән очрашачак, “Җиңел сәнәгать эшләнмәләре дизайны һәм проектлаштыру проблемалары һәм перспективалары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашачак.


Әлеге конкурс “Татарстан мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырыла.
Бу проектны тормышка ашыруда ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Казан мэриясе, Россия дизайнерлары берлеге, Мисырның “Көньяк дала” университеты, Кино сәнгате академиясе һәм «Rahalla» мәдәният һәм сәнгать фонды; Халыкара гарәп-славян элемтәләре һәм стратегик тикшеренүләр үзәге, ТДГПУ, Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, ЮНЕСКО дөнья мәдәнияты институты, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе булышлык күрсәтә.
«Islamic-clothes» мөселман киемнәре дизайнерларының халыкара бәйгесе җиңүчеләре кубоклар, зәркән эшләнмәләре һәм косметика белән бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100