news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иң яхшы Коръән-хафиз - Казаннан

Казанда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте.

(Казан, 22 ноябрь, Татар-информ). Казанда республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Әлеге чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты бинасында оештыра. Коръән хафизлар арасында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесендә катнашучыларны бәяләргә күренекле хафизлар, дин әһелләре, зур кунаклар килде. Аерым алганда, жюри составында Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, Коръән хафизлар әзерләү Бөтендөнья оешмасы (Җиддә шәһәре, Согуд Гарәбстаны корольлеге) вәкиле шәйх Хәсән Хәдия, Коръән хафизлар әзерләү Бөтендөнья оешмасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Казан ислам университеты Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, әлеге үзәкнең әйдәп баручы белгече Мөхәммәд Ризо Борһанов бар. Коръәнне яттан белүчеләрнең республикакүләм бәйгесендә Татарстанның 5 казыятеннән 17 вәкил катнашкан. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән хафизларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткергән. Коръәнне ятлап кына түгел, аны һәрвакыт күңелдә йөртергә, аның белән гамәл кылырга чакырган.

Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин уку йортының ачылган беренче елларыннан бирле дини белем бирү белән бергә хафизлар әзерләүгә дә зур әһәмият бирелүе турында әйткән. Озакламый РИИ ачылуга 20 ел тулуын белдергән.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, республикакүләм бәйгедә катнашу өчен хатын-кызлар да чакырылган иде. Ләкин ике кыз-баладан башка, әлеге номинациядә катнашучылар булмаган. Конкурсантларны жюри өч критерий буенча бәяләгән: хәтере, тавышы һәм дөрес итеп укуы (тәҗвид). Алар жюри янына килеп билет алалар, күрсәтелгән аятьләрне яттан укып күрсәтәләр. Җиңүчегә биреләчәк иң зур бүләк – хаҗга юллама. Аны Казаннан Азат Һадиев откан. 2 нче урынны Закариё Борһанов, 3 нче урынны Алик Яушев яулаган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100