news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иң яхшы билингваль балалар бакчалары бәйгесе дәвам итә

Бәйгедә җиңгән 10 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грант алачак.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алучыларны сайлап алу конкурсының  2 этабы башланды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнә.

15 октябрьгә кадәр экспертлар комиссиясе сайлап алу конкурсының икенче этабында катнаша торган 25 белем бирү оешмасы эшчәнлеге белән таныша.

Әлеге этап кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча тәкъдим ителгән эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларга дәүләт телләрен өйрәтү методикалары һәм технологияләре бәяләнә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot