news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иң яхшы балалар спектакльләре Кариев театрында һәм ТЮЗда куелган

Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара.

Иң яхшы балалар спектакльләре Кариев театрында һәм ТЮЗда куелган
Рәмис Нәҗмиев

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Елның иң яхшы балалар спектакльләре Кариев театрында һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театрында куелган дип саный «Тантана»ны оештыручылар.

«Иң яхшы балалар спектакле» номинациясе икегә бүленеп, «Тантана» театр премиясе «Мио, минем Мио!» һәм «NEDОросль» спектакльләренә бирелде.

Әлеге номинацияне «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасында табиб Газинур Газимҗанов игълан итте.

«Тантана» республика театр премиясе экспертлары әлеге номинациягә Кариев театрының «Мио, минем Мио», «Әкият» курчак театрының «Shurale: яңа фантазия», ТЮЗның «NEDОросль», Яшел Үзән музыкаль театрының «Сказка о царе Салтане», Бөгелмә театрының «Три толстяка» спектакльләрен тәкъдим иткәннәр иде

Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара. Театрлар соравы буенча «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

  • «Тантана» — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.  
news_right_1
news_right_2
news_bot