news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иң яхшы балалар спектаклен быел Минзәлә театры куйган

Камал театры сәхнәсендә "Тантана" театр премиясе лауреатлары игълан ителде.

Иң яхшы балалар спектаклен быел Минзәлә театры куйган
Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел “Тантана” премиясе бәйгесенә “Иң яхшы балалар спектакле” дигән яңа номинация кертелде. Әлеге номинациядә театр премиясенә Минзәлә татар дәүләт драма театрының “Тапкыр кәҗә турында әкият” курчак спектакле, Чаллы дәүләт курчак театрының “Сюрприз” спектакле, “Әкият” татар дәүләт курчак театрының “Бүре җиләге” спектакле, “Угол” иҗат лабораториясенең “Дети и Эти” спектакльләре дәгъва итте һәм бәйге комиссиясе Минзәлә театры эшен җиңүче дип тапты. Театр директоры Роберт Шәймәрданов әйтүенчә, әле коллективның өченче генә курчак театры спектакле чыгаруы. Шулай да алар елның иң яхшы балалар спектаклен әзерли алган.

Балалар спектакле белән бәйле тагын бер традицион номинация – “Иң яхшы курчак театры артисты”. Әлеге номинация лауреаты – “Әкият” татар дәүләт курчак театрының “Бүре җиләге” спектаклендә бүре баласы Елгыр ролен башкарган Фәнзилә Сабирова.

Быел “Ел вакыйгасы” номинациясендә дә курчак театры спектакле (“Сак-сок”, Илгиз Зәйниев, Чаллы дәүләт курчак театры) чыгуы бу жанрга игътибар артуын раслый.

“Тантана” театр премиясе лауреатлары Халыкара театр көнендә Камал театры сәхнәсеннән игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100