news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Иң яхшы авыл җирлеге” башлыгы Әтнә районында икәнлеге ачыкланды

Авыл җирлекләре арасында барган республикакүләм бәйгегә нәтиҗә ясалды.

(Әтнә, 30 ноябрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Дүшәмбе, 26 ноябрь көнне, Лаешта Татарстанда авыл халкының һәм кече хуҗалык хезмәткәрләренең эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсендә Әтнә районы авыл җирлеге башлыгын бүләкләделәр. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Авыл җирлекләре арасында барган республикакүләм бәйге нәтиҗәләре буенча районның Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхова “Иң яхшы авыл җирлеге” номинациясендә җиңде. Җиңүчегә диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot