news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә 100 мең сум күләмендә грант тапшырдылар

«Татарстанның агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» бәйгесендә 10 номинациядә 100 белгеч җиңде.

Иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә 100 мең сум күләмендә грант тапшырдылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Шәйхлисламова). Казанда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстанның агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» конкурсы җиңүчеләрен 100 мең күләмендә грантлар белән бүләкләделәр.

Конкурс ун номинациядә үткәрелде: «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы хисапчы», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы терлекчесе», «Татарстан районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы ветеринар», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «Агросәнәгать комплексында хезмәт саклау буенча иң яхшы белгеч».

«Бу бәйге тагын да яхшырак эшләргә илһамландыра, тәҗрибә уртаклашырга, башка белгечләр белән аралашырга мөмкинлек бирә», — диде Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Әгерҗе муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Гөлнур Сальникова.

Бәйге 2020 елда да үткәреләчәк. «2020 ел — түгәрәк сан. Шуңа күрә, безнең бурычыбыз — ике миллион тонна сөт, биш миллион тоннага якын икмәк, өч миллион тонна шикәр чөгендере, 500 мең тонна ит җитештерү. Һәрберебезгә тырышып эшләргә, сәламәтлек телим. Бу җиңүләр кабатланып торсын!», — диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов.

Министр урынбасары авыл хуҗалыгы белгечләрен яхшы нәтиҗәләрне ел саен кабатларга өндәде. «Россия Федерациясе субъектлары һәрвакыт беренче урынга омтыла. Без авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем җитештерү күләме буенча һәрвакыт лидер булдык. Бүген бу урында калу куып тотуга караганда катлаулырак. Безнең артта көчле төбәкләр, моны киләсе елга да исәпкә алуыгызны сорыйм», — диде ул.



Галерея: Награждение «Лучший работник агропромышленного комплекса РТ»
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100