news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иң яхшы авыл хуҗалыгы блогерлары 265 мең сум алачак

Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар катнаша ала.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Быел бишенче тапкыр үткәрелә торган «Минем җирем - Россия» Бөтенроссия конкурсында иң яхшы авыл хуҗалыгы блогерлары 265 мең сум алачак. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар катнаша ала.

  • Беренче елда бәйгедә 68 төбәк вәкиле, узган ел 77 субъект катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Конкурсның приз фонды 1 млн 245 мең сум тәшкил итәчәк.

Конкурс авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Катнашу өчен гаризалар 31 августка кадәр электрон почтага кабул ителә - agrosmi2019@yandex.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot