Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ике зур мәдәни чара әзерләгән
Биредә һәрбер бүлектә диярлек сугыш темасына бәйле әсәрләр өйрәнелгән
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бөтен уку елы буе әзерлек барды. Һәрбер бүлектә диярлек сугыш темасына бәйле әсәрләр өйрәнелде. Һәм менә, нәтиҗәдә, ике зур концерт программасы әзер, дип “Татар-информ”га хәбәр итә Казан музыка көллиятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Сиринә Латыйпова.
Аларның беренчесе 4 май көнне 18.30да С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында була. Бу көнне ”Җиңү авазлары” дигән концертта көллиятнең Н.Шестопалова җитәкчелегендәге камера оркестры, К. Иванов җитәкчелегендәге тынлы оркестр, Е.Захарова, Д. Венедиктова җитәкчелегендәге хорлар һәм Р. Ильясов җитәкчелегдәге халык музыка уен кораллары оркестры , вокал бүлеге җырчылары А. Косарев, Р Бекетов, Н. Гаязов, Н. Еремин, укуын консерваториядә дәвам итүче М.Хәмзина сугыш чоры җырларын башкарачак.
Ә инде икенче көнне, 5 майда, шул ук Зур концерт залында Көллият укучылар һәм консерватория студентлары Кирилл Молчановның “А зори здесь тихие...” дигән операсының премьерасын тәкъдим итәчәк. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган проектта, Казан музыка көллияте укучылары белән беррәттән, Казан дәүләт консерваториясе студентлары да катнаша. Бөек Ватан сугышы еллары вакыйгаларына багышланган операны тормышка ашыруда консерваториянең Ә.Заппарова җитәкчелегендәге опера студиясе, көллиятнең Е. Захарова җитәкчелегендәге хоры, В. Васильев җитәкчелегендәге симфоник оркестры зур көч куйды.
Бу уңайдан спектакльнең режиссеры Э. Трескин: “Бөтен коллективлар бик тырышып, күңелен биреп эшләде. Аларның тырышлыгы белән без зур әсәрне сәхнәләштердек. Студентлар, чыннан да, зур проектларны башкарып чыгарга әзерләр, аларның укытучыларына зур рәхмәт әйтәсе килә”, - диде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз