news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иҗтимагый яшьләр палатасы вәкилләре – Татарстан мөфтиендә кунакта

Очрашу барышында төрле сораулар күтәреләчәк.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Татарстан мөселманнары Диния назәратендә республика мөфтие Камил Сәмигуллинның Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары белән эшлекле иртәнге ашы башланды.

Татарстанның актив яшьләре мөфти белән 22 майда Дәүләт Думасында узган яшьләр сәясәте буенча парламент тыңлаулары йомгаклары, шулай ук дөньяви дәүләт шартларында дини институтларның эшчәнлеге, Иҗтимагый палата кысаларында дини хезмәткәрләрнең эшен алып бару, яшьләр мохитендә мөнәсәбәтләр төзү тәҗрибәсе һәм башка актуаль сораулар турында сөйләшәчәк. 

"Чир килгәнче сәламәтлегеңнең, ярлылык килгәнче байлыкның, үлем килгәнче гомереңнең, картлык килгәнче яшьлегеңнең, вакыт азлылык килгәнче буш вакытның кадерен белергә кирәк", – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларына.

Очрашуда иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Илдар Суфияров, палатаның төрле сораулар буенча комиссия рәисләре, Татарстан республикасы Студент хезмәт отрядлары штабы җитәкчесе Ринат Садыйков катнаша.

Мөфти шәхси төсмердәге сорауларга да җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot