news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иҗтимагый туклану рестораны FIFA дөнья чемпионатында татар милли музыкасын яңгыратачак

Ресторанда төрле чаралар, семинарлар татар телендә үтәчәк, менюда ризык исемнәре татар телендә язылачак.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Иҗтимагый туклану рестораны FIFA дөнья чемпионатында татар милли музыкасын яңгыратачак. Ресторанда төрле чаралар, семинарлар татар телендә үтәчәк, менюда ашамлык исемнәре татар телендә язылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән татар рестораторлары катнашындагы матбугат конференциясендә “Түбәтәй” хәләл тиз туклану рестораннар челтәре җитәкчесе Солтан Сафин әйтте.

“Иң беренче, без ресторанда татар милли музыкасын куячакбыз. Классигыбыз буларак җырчы Илһам Шакировны тыңлатачакбыз. Шулай ук яңа, заманча музыка, яңа башкаручылар яңгыраячак. Мәсәлән, Зилә Камалова. Яңа төр татар музыкасын акрын гына кешеләрнең колакларына сеңдерәбез", - ди Солтан Сафин.

Кассада эшләүче кызларның да матур итеп татарча сөйләшүе әйтелде.

Җитәкче билгеләп үтүенчә, менюда ризык исемнәре татар телендә язылган. "Бу мөһим. Сез күп урында “треугольник” сатып алырга мөмкинсез, ә бездә ул – “өчпочмак”. Балалар өчен “Кәләпүш” дигән набор бар, башка җирдәгечә “Хэппи Мил” түгел. Кәләпүш, чөнки ул баланың баш киеме”, - диде Солтан Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100