news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иҗтимагый туклану рестораны быел яңа төрле өчпочмаклар тәкъдим итәчәк

Ресторанда гөмбәле, диңгезпродуктлы, яшелчәле, эремчекле өчпочмаклар һәм өчпочмак фри сатылачак.

Иҗтимагый туклану рестораны быел яңа төрле өчпочмаклар тәкъдим итәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Иҗтимагый туклану рестораны быел яңа төрле өчпочмаклар тәкъдим итәчәк. Ресторанда гөмбәле, диңгезпродуктлы, яшелчәле, эремчекле өчпочмаклар һәм өчпочмак фри сатылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән татар рестораторлары катнашындагы матбугат конференциясендә “Түбәтәй” хәләл тиз туклану рестораннар челтәре җитәкчесе Солтан Сафин әйтте.

“Без бик күп әйбер ясыйбыз. Бездә татар стилендәге туңдырмалар да бар, татарча кофе да бар. Ул кофе хәлвә белән бик тәмле итеп ясала”, - диде Солтан Сафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot