news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иҗтимагый палатада Россиядәге сайлауларда сәяси көндәшлек турында фикер алышачаклар

Түгәрәк өстәл 16 июльдә Татарстанның Иҗтимагый палатасында узачак.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе экспертлары, партияләрнең төбәк бүлекчәләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре Россиядә бүгенге сайлауларда сәяси көндәшлек турында фикер алышачак. Түгәрәк өстәл 16 июльдә Татарстанның Иҗтимагый палатасында узачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

«Россиядә сәяси көндәшлек үсү тенденциясенә ия. Бу хакта 2017 елдан 2021 елга кадәр төбәк һәм җирле сайлаулар статистикасы анализы дәлилли. Тәкъдим ителгән кандидатлар һәм партияләр саны да, теркәлгән кандидатлар саны да арта», — диелгән хәбәрдә.

Әйтик, узган ел партияләрнең төбәк сайлауларында катнашуының абсолют рекорды теркәлгән иде. Уртача алганда, партия исемлекләре буенча 8,5 партия, Россиянең кайбер төбәкләрендә — 11 партия исемлеге теркәлгән.

Сентябрьдә сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар да көндәшлеккә сәләтле булыр дип көтелә. Имзалар җыюдан азат ителгән барлык 14 сәяси партия съездлары инде узды. Алар барысы да кандидатлар исемлеген күрсәтте.

«Көндәшлек теркәлү белән генә түгел, ә сайлау кампаниясен ирекле алып бару мөмкинлеге белән дә билгеләнә», — диелә хәбәрдә.

Шуңа күрә «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе экспертларның гомумроссия челтәрен булдырды, ә Иҗтимагый палата иҗтимагый штаблар төзү инициативасы белән чыкты. Шулай итеп, гражданнар сайлауларның барлык этапларын контрольдә тотачак һәм кандидатларның ачык һәм законлы агитация кампаниясен алып баруын күзәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100