Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иҗтимагый палата әгъзасы: Татарстанда сайлауда закон һәм тәртип һәрчак үтәләчәк
Татьяна Забегина республикада Күзәтүчеләрнең ачык штабы эшчәнлеген уңай бәяләде.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда сайлауларны оештырганда закон һәм тәртип һәрвакыт үтәләчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Россия һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Забегина хәбәр итте.
«Иң мөһиме - закон үтәлсен. Минем өчен, юрист буларак, гражданнарның законлы мәнфәгатьләре һәм хокукы үтәлү - дәүләтнең төп бурычы. Сайлауларда да шул ук булырга тиеш. Бездә (Татарстанда - иск. Т-и) законлылык һәм тәртип, мөгаен, күбрәк дәрәҗәдә үтәлер», — диде ул.
Моннан тыш, Забегина республикада Күзәтүчеләрнең ачык штабы эшчәнлеген уңай бәяләде.
Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда VI чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада 2 мең 811 сайлау участогы эшли. Татарстанның 2,9 миллионнан артык кешесе тавыш бирү хокукына ия.
VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: 50 депутат бердәм республика сайлау округы буенча һәм тагын 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча. Тавыш бирү 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз