news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иҗтимагый палата белгечләре татарстанлыларга хокукый мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтәчәк

Борчыган проблемалар белән «Сезнең хокук» юридик үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Иҗтимагый палатасы белгечләре татарстанлыларга хокукый мәсьәләләрдә бушлай ярдәм күрсәтәчәк.

Борчыган проблемалар белән Иҗтимагый палатаның хокукый мәсьәләләр, җәмәгать контроле һәм иҗтимагый экспертиза буенча комиссиясе әгъзасы Руслан Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге «Сезнең хокук» юридик үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ул айның беренче һәм өченче җомгасында Чаллыда эшли. Биредә 16.00-17.00 сәгатьләрдә консультация алырга мөмкин.

Моннан тыш, Казанда яшәүчеләр айның беренче һәм өченче сишәмбесендә 15.00-17.00 сәгатьләрдә ТР Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсенә Шәймөхәммәтов белән очрашуга килә ала. Адресы: Гадел Кутуй урамы, 44а.

Үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап алу өчен 8-917-258-33-66 телефонына шалтыратырга яки pravo505@mail.ru электрон почтасына хат язарга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100