news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иҗтимагый күзәтүчеләр сайлауны гадел үтте дип бәяләде

Социаль челтәрләрдә сайлаудагы хокук бозулар турында чыккан хәбәрләр расланмаган.

Иҗтимагый күзәтүчеләр сайлауны гадел үтте дип бәяләде
Рамиль Гали

(Казан, 8 сентябрь,“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Гадел сайлаулар өчен” корпусының төбәк координаторы Павел Соломонов тулаем алганда ТР Дәүләт Советына сайлауларны гадел үтте дип бәяләде. Бу хакта ул “Пирамида” үзәгендәге бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте.

"Безнең күзәтүчеләр сайлауларны гадел һәм конструктив дип бәяләде. Әйе, аерым хокук бозу очраклары булды, әмма алар сайлау нәтиҗәсенә тәэсир итәрлек түгел", - диде Соломонов.

“Гадел сайлаулар өчен” корпусы әгъзасы, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты башлыгы Тимур Какохо әйтүенчә, социаль челтәрләрдә сайлаудагы хокук бозулар турында чыккан хәбәрләр расланмаган. Бу очракларны ул кеше факторы дип аңлатты.

“Фото һәм видео материаллар бар, без аларны сайтыбызга урнаштырдык, аңлатма бирдек”, - диде ул. Иҗтимагый күзәтүчеләр бу хәбәрләрне фейк хәбәрләр дип атады.

“Россиядә биш мең тирәсе сайлау узды, ил буенча корпустан 11 мең күзәтүче җибәрелде, шулар арасыннан ике меңнән артык кеше региональ бүлектән Татарстанга җибәрелде. Партия күзәтүчесе башкача уйлый, иң беренче бурычы – партиянең һәм кандидатларының кызыксынуларын яклау. Ә безнең күзәтүченең бурычы – сайлау законнарын үтәү”, - ди Павел Соломонов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100