news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Шәрипов Дәүләт Думасының туган телләр турындагы закон проектын ил өчен зыянлы, дип саный

«Без закон проектын Россиянең йөзләгән халкына карата гадел түгел, дип саныйбыз», - диде депутат.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов туган телләрне укыту турында закон проектын күпмилләтле ил өчен зыянлы, дип саный. Бу хакта депутат бүген Дәүләт Советы утырышында - туган телләрне укыту турында Дәүләт Думасы депутатлары карауга керткән закон проекты буенча фикер алышулар барышында белдерде.

Ирек Шәрипов туган телләрне өйрәнү мәсьәләсе буенча Халыклар дуслыгы йортының гомуми җыелышында да фикер алышу булганлыгын әйтте. «Татарстанның барлык милли-мәдәни берләшмә рәисләре бертавыштан татар телен мәҗбүри укытуны яклап чыкты. Милли республикаларда туган телләрне укыту планнарыннан алып ташлау бөтенләй аптырашта калдыра. Мин үзем дә, балаларымның шушы мохиттә тел, мәдәният үзенчәлекләрен өйрәнергә мөмкинлекләре булсын өчен, Татарстанга башка төбәктән күчендем. Күпмилләтле илдә ничек шушы хәлләр була ала? Без һәрвакыт милләтара татулык, илдә 200 дән артык тел булуы белән горурландык. Бу кемгә комачаулады? Бүген Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе ил өчен үрнәк, дип әйтерлек. Бездә Татарстан халыклары ассамблеясе эшли, Халыклар дуслыгы йортлары челтәре бар. Бу модель дөрес тә. Дәүләт милли сәясәте стратегиясендә, өстенлек буларак, Россия халыклары телләре, мәдәниятләре, традицияләрен саклау билгеләнгән. Бездә өстенлекләр алмашындымы әллә? Юк кебек. Гражданнарның Конституция хокуклары гаранты буларак, Владимир Путин илнең барлык халыкларының телләре һәм мәдәниятләрен саклап калу турында берничә тапкыр әйткәне булды. Дәүләт Думасы депутатларының бу инициативасы тел өлкәсендә революция, милли сәясәттә радикаль борылыш дип әйтерлек», - дип фикерләрен җиткерде Ирек Шәрипов.

Депутат, мәктәп программасында туган телләргә "отставка" биреп, факультатив дәрәҗәсенә калдырып, тегү түгәрәгенә тиңлиләрме әллә, дип гаҗәпләнде. «Бу депутатлар ашыккан, ахырысы, һәм таякны кая таба бөккәннәрен аңлап бетермиләр. Бу закон проекты уйлап бетерелмәгән һәм күпмилләтле ил өчен зыянлы, дип саныйм. Безнең илне дошманнар чыдамлыкка күп тапкыр сынады. Читтән дә каршылыклар булганын белә торып, берләшер урынга, үз-үзебезгә чокыр казу ник кирәк?» - ди ул.

Ирек Шәрипов коллыкның законлы булган чорын искә төшерде. «Законнар нинди булса, дәүләте дә шундый булган. Репрессияләр дә законлы иде. Халык кабул итмәгән әйберләр законлы булуына юл куя алмыйбыз. Безнең законнар сыйфатлы һәм гадел булырга тиеш. Без закон проектын Россиянең йөзләгән халкына карата гадел түгел, дип саныйбыз», - дип тәмамлады чыгышын Шәрипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100