news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Җиңү салюты” иҗат фестивале үткәрелә

Лауреатлар 9 Майда “Төзүче” стадионында чыгыш ясаячак

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Чаллыда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү салюты” иҗат фестивале була. Беренче сайлап алу туры 2014 елның декабренә кадәр үткәрелә. Аны район башкарма комитетлары оештыра. 

Белешмә өчен телефоннар - Комсомол районы – 70-34-27; Үзәк район – 47-55-33; Автозавод районы – 56-50-71. Әлеге фестиваль лауреатлары 9 Майда “Төзүче” стадионында чыгыш ясаячак, дип яза “Шәһри Чаллы” басмасы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100