Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Җиңү салюты» фестивалендә татар иҗатчылары үрнәк күрсәтте
«Җиңү салюты» фестивалендә татар иҗатчылары үрнәк күрсәтте
(Уфа, 25 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда бер ел буе дәвам иткән «Җиңү салюты» дип исемләнгән фестиваль тәмамланды. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап оештырылган бу киң колачлы мәдәни чарага йомгак Уфада гала-концерт белән ясалды.
«Җиңү салюты» фестиваленең районнарда һәм шәһәрләрдә барган өлешендә җәмгысе 44 меңнән артык кеше катнашкан. Халык театрлары, бию ансамбльләре, хор коллективлары, фольклор ансамбльләре, тальянчылар, курайчылар җәлеп ителгән иде әлеге чын халык талантларының сәнгать бәйрәменә. Уфада үтүче гала-концертка әнә шул төбәк бәйрәмнәрендә үзләрен иң көчлеләр, иң илһамлылар итеп күрсәткән иҗат коллективлары сайлап алынды.
Гала-концерт Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда булды. Бәйрәм чарасының урамнан ук башланып китүе дә кызыклы оештырылган. Биредә мәдәният сарае алдындагы мәйданда сугыш һәм тыл ветераннарын котладылар, ә иҗат төркемнәре парад белән үтте. Бәйрәмгә республика җитәкчеләре дә килгән иде. Ике өлештән торган гала-концертта татар сәнгать төркемнәренең уңышлы чыгышлары тамашачыларга аеруча ошады. Дүртөйле һәм Яңавыл районнарындагы татар халык театрлары, Кушнаренко районыннан «Сандугач» фольклор ансамбле, Балтач һәм Яңавыл районнарыннан килгән татар тальянчылары төркемнәре соклангыч чыгышлары белән күңелләрдә озак онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз