news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Сахарова: “Мисс Татарстан” бәйгесе асыл матурлык идеалларын тәрбияләүгә юнәлтелгән”

Бәйгенең “Пирамида” күңел ачу үзәгендә 28 гыйнварда узачак финалына 30 кыз чыгачак

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Мисс Татарстан – 2011” бәйгесе финалына Мәскәүдән артист Александр Панаётов киләчәк. Шулай ук иң яхшы музыкантлар, биючеләр һәм башка затлар булачак. “Без конкурсның финалын башкалардан аерылып торган итеп оештырабыз. Бу концерт күрсәтүгә генә кайтып калмый. Без “Мисс Татарстан” бәйгесе өчен һәрвакыт эксклюзив ясарга тырышабыз. Анда моңа кадәр беркайда да күрелмәгән кызыклы әйберләр булачак”, - дип хәбәр итте “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова бүген “Татмедиа”да узган матбугат очрашуы вакытында.

Бәйгенең “Пирамида” күңел ачу үзәгендә 28 гыйнварда узачак финалына 30 кыз чыгачак. И.Сахарова хәбәр иткәнчә, конкурсны үткәрү рәвеше яңа түгел, ул халыкара стандартларга нигезләнгән. Әмма Татарстан гүзәлләренә үзләренең сөйләм осталыгы белән дә жюрине “әсир” итәргә, төрледән-төрле сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. “Мисс Татарстан” чын мәгънәсендә бәйге булачак. Жюри да чын-чынлап фикерләшеп, карар кабул итәчәк”, - дип ышандырды ул.

“Мисс Татарстан” бәйгесе асыл матурлык идеалларын тәрбияләүгә юнәлтелгән. Анда җиңү яулаган чибәркәй шәхес булырга тиеш. Аның дәвамы да бар: ел саен балалар өчен “Мини Мисс” бәйгесе уздырыла”, - диде И.Сахарова.

“Мисс Татарстан”да җиңү яулаган чибәркәй республика данын - Россия күләмендә, бәхет елмайса дөнья күләмендә яклый алачак. Билгеле булганча, 2010 елда Татарстанда чибәр кыз дип табылган Ирина Шәрипова дөньядагы егерме биш чибәр кыз арасына керде. “Без бәйгедә Иринаның Россиядән генә түгел, нәкъ менә Татарстаннан булуына басым ясадык. Аның бөтен чыгышларында да бу чагылыш тапты. Без Россиянең күпмилләтле ил икәнлеген, анда Татарстан дигән республика барлыгын күрсәттек. Бу бик кызыклы булды. Ирина милли татар киемнәрен тәкъдим итте, татар биюен башкарды”, - дип сөйләп үтте “Мисс Татарстан” конкурсы президенты.

Изольда Сахарова хәбәр иткәнчә, Россия күләмендәге бәйгедә катнашу өчен, кастинг узарга кирәк. Федераль дәрәҗәгә чыгу өчен дә билгеле бер этапны үтү зарур.
“Мисс Татарстан” конкурсына нәтиҗә ясап кына, безнең эшебез тәмамланмый. Ул бу елдагы эшләрне башлап кына җибәрә. Конкурс һәрвакыт үсештә булырга тиеш”, - диде оештыручылар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100