news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

I “Россия-спорт державасы” форумында 1500 гә якын кеше катнашачак

Бу хакта бүген форумны оештыру комитеты җитәкчесе, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Жуков Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә белдерде

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). 23-25 октябрь көннәрендә Казанда узачак I “Россия-спорт державасы” форумында 1500 гә якын кеше катнашачак. Аның ачылышына РФ Президенты Дмитрий Медведев киләчәк. Форум кысаларында РФ Президенты катнашында “Спорт һәм милләтнең сәламәтлеге”дигән конгресс узачак. 23 октябрьдә Казанда Спорт буенча советның балалар һәм үсмерләр спортына дәүләт ярдәменә кагылышлы утырышы узар дип көтелә. Бу хакта бүген форумны оештыру комитеты җитәкчесе, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Жуков Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә белдерде. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе матбугат үзәгеннән турыдан-туры “Вести24” телеканалы аша трансляцияләнгән конференциядә видеокүпер аша ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Традицион чара буларак уйланылган җыенның максаты – илдә спорт үсешенә өлеш кертү, бу өлкәдә халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Хөкүмәт рәисе урынбасары тагын бер кат беренче форумны уздыру өчен Казанның очраклы сайланмавын искәртеп узды. Россиянең спорт көчле үсеш алган шәһәре булу өстенә, Татарстан башкаласы 2013 елда җәйге Универсиаданы кабул итәргә әзерләнә. Александр Жуков белдерүенчә, киләчәктә спорт форумы илнең төрле шәһәрләрендә узачак. Аны кабул итәчәк төбәк һәм шәһәрне сайлаганда, аларның спортта зур уңышларга ирешүе исәпкә алыначак.

Казан форумында фикер алышуга чыгарылачак темалар массакүләм спортны үстерү белән генә чикләнмичә, анда югары казанышлар спорты хакында да җентекле сөйләшүләр узачак. “Россия югары казанышлар спорты буенча әйдәп баручыларның берсе. Без барлык ярышларда катнашырга, беренче рольләрдә булырга, спортчыларга һәр яклап ярдәм итәргә, шулай ук эре ярышларны үзебезгә җәлеп итәргә тырышабыз”, - ди Жуков. Казандагы җыен 2014 елда Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарына, башка халыкара ярышларга әзерлекне, спорт медицинасын үстерү, допингка каршы көрәш, спорт бизнесын һәм сәнәгатен үстерү темаларын да читләтеп узмаячак.

Матбугат конференциясендә катнашкан РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко быелгы форумның Россиянең спорттагы имиджын үстерү ягыннан әһәмиятен искәртеп узды. Аның сүзләренә караганда, бүген илдә 22 млн. граждан физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, республикада спорт социаль приоритетларның берсе итеп билгеләнгән, өстәвенә, 2009 ел Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак уза. Бүгенге көндә республикада 8500 төрле спорт корылмасы исәпләнә. Соңгы 10 елда 118 бассейн, 84 физкультура–савыктыру комплексы, 41 стадион төзелгән. Татарстанда яшәүче һәр 5 кешенең берсе спорт белән даими шөгыльләнә.

Очрашуда “Россия-спорт державасы” форумының рәсми сайты да презентацияләнде. Бу хакта үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100