news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иң популяр татар сайты «Интертат»ның телеграм каналы ачылды

Телеграм каналда «Интертат» сайтында чыккан иң кызыклы материаллар тәкъдим ителә.

Иң популяр татар сайты «Интертат»ның телеграм каналы ачылды

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Интертат» электрон газетасы сайтында чыгып барган иң кызыклы һәм популяр язмаларны хәзер «Интертат» телеграм каналында укып барырга була.

Каналга сылтама — https://t-do.ru/intertatgazeta

Каналда мәкаләләргә сылтамалар, видеороликлар, инфографика чыгып бара, шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әзерләгән эксклюзив хәбәрләр беренче чиратта шунда куела.

«Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов аңлатканча, телеграм-канал вакыты тыгыз булганнар өчен уңайлы мәгълүмат чыганагы. «Укыр идек Интертатны, сайтка керергә вакыт юк», диючеләр өчен телеграм-канал ачтык. Вакыты булмаганнар яңалыклар белән танышсын, кызыклы видеороликларны карап барсын», — диде ул.

«Интертат» телеграм-каналы ачылган беренче көннәрдә үк аңа 200дән артык кеше кушылды. Каналны укып барырга теләүчеләр сылтамага басып языла ала.


Liveinternet хезмәте мәгълүматы буенча, «Интертат» хәзерге вакытта дөньядагы иң популяр татар сайты. Аны аена 60 меңләп уникаль кулланучы карап бара. «Интертат» сайтын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе әзерли.

news_right_1
news_right_2
news_bot