news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янында 1 нче пост эшли башлый

Шул уңайдан анда митинг була

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Бүген 15.00 сәгатьтә Казанның Җиңү паркында, Мәңгелек ут янындагы 1 нче пост ачылу уңаеннан, митинг булачак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын каршылау чараларының әлегесендә рәсми затлардан ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Марат Бариев, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, шулай ук яшьләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар, мәктәп укучылары катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100