news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү паркында Совет сугышчысына һәйкәл ачылышы трансляциясен карап булачак

«Бәйрәмне үткәрү планнарын үзгәртергә мәҗбүр булдык, ләкин чаралар барыбер башка форматта үтәчәк. Онлайн үткәреп була торган чараларны уйладык», — диде вице-премьер Ләйлә Фазлыева.

Җиңү паркында Совет сугышчысына һәйкәл ачылышы трансляциясен карап булачак
Солтан Исхаков

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Совет сугышчысына һәйкәл әзер, 9 май көнне Җиңү паркында ул үзенең ачылышын көтә. «Бу мөһим вакыйга турыдан-туры трансляцияләнәчәк», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева матбугат конференциясендә.

«Ул болай гына булдырылмаган, аның прообразы - герой Гази Заһитов. Бу Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре өчен әһәмиятле вакыйга», — диде вице-премьер.

Ул 9 Май хөрмәтенә планлаштырылган барлык акцияләр узачагын әйтте.

«Быел коронавирус таралу сәбәпле, бәйрәмне үткәрү планнарын үзгәртергә мәҗбүр булдык, ләкин чаралар барыбер башка форматта үтәчәк. Онлайн үткәреп була торган чараларны уйладык. Инде атна ярым дәвамында чаралар республика территориясендә гамәлгә ашырыла», — диде Ләйлә Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100