news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү паркында Җиңүче сугышчы һәйкәле Гази Заһитов образында булачак

Һәйкәлнең кайда урнашачагы якын арада төгәл билгеле булыр дип көтелә.

Җиңү паркында Җиңүче сугышчы һәйкәле Гази Заһитов образында булачак
prav.tatarstan.ru

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның Җиңү паркында Җиңүче Сугышчыга һәйкәлнең образы Гази Заһитов булачак. Бу шәхес — 1945 елның 30 апрелендә беренчеләрдән булып Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элгән кеше. Һәйкәл турында бүген Җиңү паркының яңа концепциясе буенча фикер алышуга багышланган, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәргән киңәшмәдә сөйләштеләр.

Ул паркта берничә мемориаль зона булганын, парк концепциясе эшләнү стадиясендә булганын искәртте. Татарстанның Мәдәният министрлыгы тарафыннан Җиңүче Сугышчыга һәйкәлгә конкурс уздырылганын әйтте. Яңа һәйкәл Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап куелачак.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, һәйкәлдәге Сугышчы йөзе образы Гази Заһитов булуы турында карар кабул ителгән. Иҗади бәйге 2019 елның икенче яртыеллыгында игълан ителгән. Татарстан, Мәскәү, Россия төбәкләреннән тугыз проект катнашкан. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге скульпторлар командасы җиңү яулаган.

«Команданың Россиядә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр тудыру буенча тәҗрибәсе зур. Скульптура композициясе буенча автордаш — Мәскәүнең Суриков исемендәге институтының скульптура факультеты деканы. Иҗади бәйге буенча бер контрак төзелгән, икенчесе төзелү стадиясендә. Постаменты аерым, һәйкәле аерым эшләнәчәк», — диде Дамир Натфуллин.

Башта һәйкәл биеклеге 9 метр булыр дип планлаштырылган, төзәтмәләр белән 9,5 метрга җиткерү турында карар кылынган. Ул бронзадан эшләнәчәк. «Һәйкәл Смоленскида коелачак. Йомшак материалда макеты әзер булгач, төркем белән шунда бару планлаштырыла. Монтажлау һәм Казанга китерү буенча эшләр графигы төзелгән. Апрель азагында һәйкәл Казанга кайтарылыр дип көтелә», — диде ул.

Ләйлә Фазлыева бу мәсьәлә буенча башкарма комитет искәрмәләре дә исәпкә алынганын әйтте. Ул, шулай ук, һәйкәл авторларының республика вәкилләре белән үзара элемтәдә эшләргә теләүләрен билгеләп узды. Вице-премьер әйтүенчә, Җиңү паркы, һәйкәлне урнаштыру вариантлары буенча архитектура һәм башкарма комитет линияләре буенча да килештерү, сөйләштерү эшләре бара.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары — шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая берничә вариант эшләнгәнен әйтте. Мәңгелек ут артында Тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл торганын, аннары яңа һәйкәлне кую өчен шактый буш урын булуын искәртте. «Мәңгелек утны да, Тыл хезмәтчәннәренә һәйкәлне дә күчереп булмый, билгеле, шуңа күрә, яшел зона да каралачак. Март аенда тәгаен билгеле булачак», — диде.

Архитектор Герман Бакулин, һәйкәл тагы да биегрәк булып күренсен өчен, бераз гына таучык белән күтәртү тәкъдим ителгәнен әйтте.

  • Гази Казыйхан улы Заһитов Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка китә. Гаскәр белән Берлинга кадәр җитә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемнәргә керә. 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта ул Рейхстаг өстендәге һәйкәлгә Кызыл байрак элүчеләр арасында була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100