Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җиңү парадында катнашкан Борис Кузнецовны Казанның Арча зиратында җирләячәкләр
Хушлашу мәрасиме иртәгә, 13 ноябрьдә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы мәйданда узачак.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Казанда Арча зиратында җирләнәчәк, хушлашу мәрасиме Муса Җәлил исемендәге опера театры янындагы мәйданда узачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең матәм чарасында катнашудан тыелып торуларын сорыйбыз», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
1945 елгы Җиңү парадында катнашкан Борис Кузнецов бүген 94 яшендә вафат булды. Бөек Ватан сугышы елларында ул Украина, Молдавия, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнаша.
Фронтовик 1943 елда Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен югары хәрби бүләк ала. Анда ул исән калган сугышчыларны һөҗүмгә күтәреп, гитлерчыларның танкка каршы пушкаларын кулга төшерә һәм ярдәм килеп җиткәнче мөһим плацдармны тотып торуны тәэмин итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз