news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иң оста татар биючеләре Марий Эл башкаласына көч сынашырга җыела

Йошкар-Олада “Шома бас” III Халыкара бию фестиваль-бәйгесе узачак.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). 13 майда Марий Элның башкаласы Йошкар-Олада узачак “Шома бас” III Халыкара бию фестиваль-бәйгесенә иң оста биючеләр җыелачак. Бу хакта Марий Элның Татар мәдәнияте үзәге хәбәр итә. 
 
Татар мәдәнияте үзәге, республиканың Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылучы бию бәйрәменең максаты – милли музыка һәм биюләргә мәхәббәт тәрбияләү, яшьләрне иҗади үсешкә этәрү.
 
Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә чыгышлар 7-12, 13-17 яшьлекләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк биючеләр арасында аерым, “Халык биюе”, “Халык биюен стильләштерү”, “Заманча бию”, “Эстрада биюе”, “Классик бию” кебек номинацияләрдә бәяләнәчәк.
 
 2016 елда үткән иң беренче фестивальдә Марий Эл, Татарстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан 30 коллектив катнашкан иде. 
 

Әйтергә кирәк, Йошкар-Ола шәһәрендә “Шома бас” Төбәкара татар биюе фестиваль-бәйгесе дә үткәрелеп килә. Узган ел ул алтынчы тапкыр узды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot