news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И, нурлы иман йорты...

И, нурлы иман йорты...

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Иртәгә Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәрендә тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылачак. Ул – өлкәнең сан буенча җитмешенче мәчете.

Мәчет ачылу тантанасында Төмән өлкәсе мөселманнарының дини идарәсе мөфтие Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, өлкәнең татар- милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рифкать Насыйбуллин һәм шулай ук өлкә һәм район хакимияте вәкилләре катнашачак.

Төмән өлкәсе мөселманнарының казыят идарәсе рәисе Фатыйх Гарифуллин белдерүенчә, үзенә 300 кешене сыйдыра алачак бу мәчет – Ялутор шәһәренә керә торган олы юл өстендәге каенлыкта урнашкан. Ул, нигездә, мөселманнардан килгән хәер-сәдака акчасына салынган. Төзелешнең соңгы этабында Төмән өлкәсе һәм Ялутор шәһәре хакимиятләре дә матди ярдәм күрсәткән. Алты метрга күтәрелгән яңа мәчет манарасы өстендәге алтын ай, тиздән Ялутор күгенә иман нуры сибәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot