news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңүнең 73 еллыгына Әгерҗедә 73 агач утырттылар

Быел әлеге чара кысаларында районда 2300 данәдән артык нарат, спирея, миләш, каен үсентеләре утыртыла.

 
Җиңүнең 73 еллыгына Әгерҗедә 73 агач утырттылар

(Әгерҗе, 4 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Мария Нуруллина). Урман утырту көненә әгерҗелеләр дә бик теләп кушылдылар. Ул районда 3-4 майда уза, дип яза җирле басма.

Быел әлеге чара кысаларында районда 2300 данәдән артык нарат, спирея, миләш, каен үсентеләре утыртыла.

Әгерҗелеләр Бөек Җиңүнең 73 еллыгына агач утырту белән бәйле тагын бер матур акция уздырдылар. Шәһәргә керү юлындагы стела тирәсенә 73 нарат үсентесе утырттылар. Әлеге изге эшне район хакимияте хезмәткәрләре башкарды.

–Бу агачлар матур гына үсеп китәрләр дип өметләнәбез. Алар киләчәк буынга матур истәлек булачак, – диделәр алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100