news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңүнең 70 еллыгына Казанда искиткеч зур мото-тамаша була

Спорт бәйрәме программасы шактый эчтәлекле булыр дип көтелә

 (Казан, 12 май, “Татар-информ”). ). Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, 16 май көнне Казанда искиткеч зур мото-тамаша оештырыла.

Мотоциклчылар колоннасының җыелышы 11.00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында (Ярминкә мәйданы) була. 12.00 сәгатьтә колонна Зөбәрҗәт (Изумрудное) күленә (Карьер) Юдинога таба старт ала, биредә 13.00 сәгатьтә ярышлар башлана.

Спорт бәйрәме программасы шактый эчтәлекле булыр дип көтелә.

Ярышлардан соң 21.00 сәгатьтә бәйрәм кунаклары өчен Казанның “MadJack”, “InNoEnd”, “Багира” рок-төркемнәре чыгышлары һәм автепати булачак: тамашага керү - бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар Казан сайты аша.

news_right_1
news_right_2
news_bot