news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңүнең 60 еллыгына багышланган китап басылып чыгачак

Җиңүнең 60 еллыгына багышланган китап басылып чыгачак

(Санкт-Петербург, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Галия Теләшова). Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни мохтәрияте башлангычы белән Петербург татарларының Бөек Ватан сугышында һәм каһарман-шәһәр Ленинградны фашист илбасарларыннан саклап калуда катнашуы турындагы яңа китап якын араларда басмага тапшырылырга әзерләнә. Китапның авторы – Петербург журналисты һәм язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхим Хәлиулла улы Теләшов. Китапка турыдан-туры сугышта катнашкан һәм шул исәптән, Ленинград камалышын өзүдә зур батырлык күрсәткән ветераннарның, шулай ук камалыш елларында салкыннан һәм коточкыч ачлыктан иза чигеп, шәһәрне бомбага тотканда тоташ ут астында булып та исән калган хатын-кызлар һәм балаларның истәлек-хатирәләре кертелгән. Аерым бер бүлек фашистларны Ленинград янында тар-мар итүдә гомерләрен кызганмаган һәм Советлар Союзы Каһарманы дигән исемгә лаек булган милләттәшләребезгә багышлана. Китапта шулай ук фронт һәм Ленинград камалышы хатларына да лаеклы урын бирелгән.

Күптән түгел Санкт-Петербург үзенә 300 ел тулу юбилеен билгеләп үтте, ә 2005 елда исә Казан үзенең 1000 еллыгына әзерләнә. Китапның бер бүлеге шушы шәһәрләр халкының Бөек Ватан сугышы елларында дошманга каршы бердәм хәрәкәт итүе һәм үзара ярдәме турында язылган. Үзләренең сәнгать җимешләре белән Җиңү көнен якынайткан һәм хәзер дә сугыш каһарманнарының батырлыгын мәңгеләштерү өстендә армый-талмый эшләгән татар язучылары, шагыйрьләре, рәссамнары, журналистлары һәм артистларының да хезмәте басмада киң яктыртыла. Китап бик яхшы иллюстрацияләнгән. Анда Петербургның күренекле рәссамы Хәйдәр Гозәер улы Сәйбаталов ясаган сугыш ветераннары портретлары да кергән.

Җиңү көне алдыннан басылып чыгачак китап татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы киңкүләм укучы игътибарына тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100