news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Нәфыйков 15 яшьлек кызның ташландык төзелештән егылуы буенча тикшерү үткәрергә кушты

Автошәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары икенче каттан егылган кызның гомере өчен көрәшәләр.

(Чаллы, 1 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәметдинова). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков 15 яшьлек кызның ташландык төзелештән егылып төшүе буенча тикшерү үткәрергә йөкләде. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Алдан “Татар-информ” бу хәл кичә кич “Алан” базары янында 61 нче комплексның төзелеп бетмәгән йортында булган дип хәбәр иткән иде. 15 яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр алган. Аны комада килеш реанимациягә илткәннәр.

“Чаллы прокуратурасына бу факт буенча тикшерү үткәрергә йөкләнгән. Беренчедән куркынычсызлык тәэмин итү проблемасына кагыла, объект чит гражданнар, шул исәптә балалар керә ала торган булырга тиеш түгел. Икенчедән, ата-аналарның балигъ булмаганнарны тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотмавы. Тикшерү нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак”, - диде Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot