news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү музее «Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы экскурсия» конкурсына гаризалар кабул итә

Җиңүчеләрне Халыкара музейлар көнендә - 18 майда Җиңү музеенда бүләкләячәкләр.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Җиңү музее «Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы экскурсия» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итүне игълан итте. Иҗади ярыш Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үткәрелә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Катнашучылар ике номинациядә – «Балаларга музей» (укучылар өчен экскурсияләр) һәм «Яшьләр порталы» нда (18 яшьтән 30 яшькәчә булган кешеләр өчен программалар) җиңү өчен көч сынашачак. Жюри экскурсион методиканың үтәлешен, интерактивлык һәм оригинальлек, теманы ачу тирәнлеген бәяли.

Конкурста катнашу өчен 20 апрельгә кадәр музей адресына экскурсия видеоязмасын җибәрергә кирәк.

Җиңүчеләрне Халыкара музейлар көнендә - 18 майда Җиңү музеенда бүләкләячәкләр. Иң яхшы экскурсоводларга һәм музейларга сертификатлар тапшырылачак. Музейның социаль челтәрләрендә дә якты һәм үзенчәлекле экскурсияләрнең язмаларын урнаштырачаклар.

Калган катнашучылар өчен конкрет экскурсия алып бару буенча мастер-класс үткәреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100