news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Мостюков: Юллама тормышка ашса, Россиядә Татарстанның абруе тагын да артачак

Социалистик Хезмәт Герое Юлламаны Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында зур программа дип атады.

И.Мостюков: Юллама тормышка ашса, Россиядә Татарстанның абруе тагын да артачак
Рамиль Гали

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасы – Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында зур программа. Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.

«Бу программада бөтен бурычлар куелган. Медицина, мәгариф, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә дә бурычлар билгеләнә. Аларны ничек итеп тормышка ашыру – барысы да Юлламада әйтеп бирелгән. Әгәр ул Юллама тормышка ашса, халык, республика өчен дә зур дәрәҗәдә була. Россия Федерациясендә Татарстанның абруе тагы да күтәрелә», - дип билгеләп узды Илдус Мостюков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100