Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
И.Метшин: “Янгыннан зыян күргән эшкуарларның кайсыларының хәле аяныч... без һәрбер эшкуарның проблемасын белергә һәм аерым-аерым ярдәм күрсәтергә тиеш”
“Адмирал”да сәүдә иткән эшкуарларның һәр 2 нчесенең капланмаган кредиты бар
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендәге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе 11 мартта башкаланың Киров районындагы “Адмирал” сәүдә йортында чыккан янгында һәлак булучыларны истәлегенә игълан ителгән 1 минут тынлык белән башланды.
Башкалабызда булган зур янгын безнең эшкуарларны матди югалтуларга гына дучар итеп калмастан, иң куркынычы - кешеләр үлеменә дә китерде: 17 кешенең гомере фаҗигале өзелде, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы офицеры һәлак булды, диде бу хакта И.Метшин.
Бүген иртәнге 7гә булган белешмә буенча, шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе вәкиле, һәлак булган 17 кеше турында билгеле, тагын 5кә кадәр кеше янгын хәрабәләре астында калуы мөмкин, диде. Җимереклекләрне аралау эшләре 5 секторга бүлеп алып барыла: 2 сендә эш тәмам, 3сендә дәвам иттерелә, анда эшкә 5 экскаватор, үзбушаткычлар җәлеп ителгән.
Район хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов сүзләренчә, янгын урыныннан 7270 куб метр чүп-чар җыеп, Химическая урамындагы чүп аеру пунктына чыгарылган, эшләр дәвам иттерелә. Әлеге сәүдә йортында товар саткан эшкуарлар белән “бердәм тәрәзә” принцибы буенча документлар формалаштыру үзәге гамәлдә. Янгын булган 11е көнне кичке 5тән кайнар ризык белән тәэмин ителеш гамәлдә булган, башка торак пунктлардан килүчеләр хостел һәм отельдә очсыз бәядән урнаштырылган.
Мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, янгыннан зыян күргән эшкуарларның кайсыларының хәле аяныч, кайсыберләре торакларын залог иткән, зур суммада кредитлар алган булган. Шуңа күрә, без һәрбер эшкуарның проблемасын белергә һәм аерым-аерым ярдәм күрсәтергә тиеш, бу үзирекле нигездә булсын, дип йөкләмә бирде шәһәр башлыгы.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов сүзләренчә, “Адмирал”да сәүдә иткән эшкуарларның һәр 2 нчесенең капланмаган кредиты бар (480 кредит йөкләмәсе билгеле), аның гомуми суммасы – 400 млн сумнан артык. Эшкуарлар арасында анкеталаштыру үткәрелеп, янгын чыкканда 562 эшкуар 1064 урында сәүдә иткәнлеге мәгълүм булды. Хәзерге вакытта республика һәм шәһәр хакимиятләре янгында каза күрүчеләргә ярдәм итү мөмкинлекләре карала, мисалга, кредитларын каплау срокларын чигерү, яңа сәүдә урыннары биреп, анда ташламалы аренда яки аренда өчен түләү вакытын чигерү һ.б. турында сүз бара, диаспоралар белән сөйләшүләр үткәрелә. Шәһәрдә, мисалга, 19 базарда 1315 сәүдә урыны һәм Яшел Үзән районындагы “Яңа Тура”/"Новая Тура" технополисында 1200 урын тәкъдим ителә, шулай ук бәлагә тарган эшкуарлар өчен ярдәм фонды төзелә.
Бүгенге киңәшмәдә 2 төп доклад булды, алар башкаланың шәһәр төзелешенә рөхсәтләре идарәсе белән “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең узган елдагы эшчәнлекләренә хисап һәм быелга билгеләнгән бурычларны бәян итүдән гыйбарәт булды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз