news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин: «Яңа ел бәйрәмен чыршысыз үткәреп булмый, ә питарда һәм бомбачыксыз була»

Шәһәр башлыгы Казанда кешеләр күпләп җыела торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы буенча хыйлафлыкларны бетерү өчен бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлмәгәннәрен барлап исемлек төзергә кушты

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре хакимияте аппаратының традицион «дүшәмбе киңәшмәсе» бүген 5 декабрьдә Пермь шәһәрендәге «Хромая лошадь» төнге клубында булган янгын нәтиҗәләреннән башланды. Мэр Илсур Метшин шул хакта шәрехләп, ул янгын кимендә 112 яшь кешенең гомерен өзгән һәм, шуның нәтиҗәсендә, 130дан артыгының тәне пешкән, имгәнгән, дип искәртте. Мәсьәләгә җинаятьчел караш әлеге объектның эчке ягы яна торган материаллардан тышланган булуы, питарда ише янгын куркынычы тудыра торган әйберләрне кулланырга ярамаган урында куллануы, кешеләрне эвакуацияләү өчен запас чыгу урыннары булмавы һәм төнге клубның фәкать табыш алуга гына корылуы кебек факторларда раслана.

Кешеләр күпләп җыелган урыннарда массакүләм чаралар үткәргәндә куркынычсызлык өчен, шул исәптән янгыннан куркынычсызлык буенча, җаваплы булырга тиешле кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан һәлакәт сәбәпләре һәм нәтиҗәләре буенча ял көннәрендә Хөкүмәт комиссиясе эшли башлавын, андый хәлне булдырмас өчен күрелергә тиешле чаралар буенча РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать халәкәтләре нәтиҗәләрен бетерү буенча (МЧС) министры Сергей Шойгу һәм РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында видеоконференция уздыруын белдерде. Мэр сүзләренчә, ТР буенча Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, прокуратура вәкилләре һәм муниципаль берәмлек җитәкчеләре белән берлектә уртак комиссия төзелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, Казанда кешеләр күпләп җыела торган урыннарда – мәдәният учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, тулай торакларда, социаль учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча хыйлафлыкларны бетерү өчен бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлмәгәннәрен барлап исемлек төзергә, үтәмәүнең сәбәпләрен теркәргә, куркыныч хәл була калса кешеләрне эвакуацияләү юлларының ачык булуына ирешергә, күп кеше катнашында уздырыла торган чаралар, аеруча Яңа ел бәйрәмнәре үткәреләчәк учреждениеләр җитәкчеләре белән шул мәсьәләдә инструктажлар уздырырга кирәк булачак. Бу эшләр өчен шәһәр буенча җаваплылык исә Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Борһановка йөкләнелә, дип игълан итте мэр И.Метшин. Ул, шулай ук, Яңа ел бәйрәмен үткәрү, балаларның кышкы каникулында, «Горгаз» предприятиесе эшендә янгын куркынычсызлыгы буенча күрелергә тиешле чаралар планы төзүне таләп итте.

 Болардан тыш, Яңа ел бәйрәме алдыннан питарда, бомбачык, хлопушка ише шартлаткычлар куллануны чикләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырып, гамәлдәге закон кысаларында тиешле карар кабул итү ниятләнә. «Яңа елны бәйрәме чыршысыз була алмый, ә питарда һәм бомбачыксыз була», - дигән фикердә шәһәр башлыгы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100