news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Метшин: “WorldSkills" кебек ярышлар эшче һөнәрләрнең гомуми дәрәҗәсен күтәрә”

“WorldSkills” стандартлары буенча профессиональ осталык III илкүләм чемпионат финалы старты алдыннан мэр анда катнашучылар белән очрашты

 

(Казан , 19 май, “Татар-информ”). “WorldSkills” кебек ярышлар эшче һөнәрләрнең гомуми дәрәҗәсен күтәрә. Шундый фикерне ТР башкаласы мэры Илсур Метшин бүген Казанның Халыкара сервис көллиятенә барган вакытта җиткерде. “WorldSkills” стандартлары буенча профессиональ осталык III илкүләм чемпионат финалы старт алыр алдыннан шәһәр җитәкчесе ярышларда катнашучылар белән очрашты.

 

Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, шулай ук көллият директоры Фәридә Ковалева озата йөрде, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Билгеле булганча, “WorldSkills” чемпионатын әзерләү һәм уздыруны тәэмин итәр өчен республика оештыру комитеты булдырылган иде, бирегә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин да керде. Шәһәр җитәкчесе “WorldSkills” чемпионаты финалына чыккан, Халыкара сервис көллиятендә укый торган катнашучылар белән аралашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: финалда көллиятнең 11 шәкерте катнаша – пешекчеләр, флористлар һәм чәчтарашлар.

Илсур Метшин шулай ук көллиятнең хәзерге вакытта белгечләр туристик өлкәдә белем ала торган кунакханә бүлегендә дә булды.

Халыкара сервис көллиятендә укучылар белән аралашкан вакытта Илсур Метшин камиллеккә чикләр юклыгын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, “WorldSkills” кебек чемпионатлар аркасында эшче һөнәр вәкилләре профессиональ планда уңышлы гына үсә һәм квалификацияләрен үстерә алалар. “Казан сезгә, куллары белән эшли торган талантлы яшь белгечләргә, мохтаҗ. Укыгыз һәм камилләшегез, Казан бит ул зур идеяләр өчен очыш мәйданы булып тора”, - дип рухландырды Илсур Метшин һәм көллият шәкертләренә уңышлар теләде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot