news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин: “Универсиаданы Шень–Жень һәм Лондоннан соң кабул итеп алуыбызны онытмаска кирәк”

Казанда РФ Дђњлђт Думасыныћ 2013 елда Казан шђџђрендђ XXVII Бљтендљнья ќђйге универсиаданы оештыру џђм уздыру буенча фракцияара депутат берлђшмђсе утырышы узды

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты депутатлары катнашында РФ Дәүләт Думасының 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм уздыру буенча фракцияара депутат берләшмәсенең утырышы узды.
Утырышта РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, РФ Федерация Советы әгъзасы Әгъзәм Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, парламент җитәкчелеге, шулай ук парламентның Яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру һәм Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья универсиадасына әзерлеккә булышлык итү комиссия әгъзалары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Марат Бариев үз чыгышында РФ Дәүләт Думасында мондый берләшмәнең оешуы 2013 елгы Универсиаданың өстенлекле илкүләм проекты дәрәҗәсенә җитүен күрсәтә дип белдерде. Министр сүзләренә караганда, Казанга 170 илдән 13 меңгә якын спортчыны җыяр дип көтелә. Тагын 100 меңләп фанат һәм кунакларны кабул итәргә кирәк булачак. Универсиада программасында спортның мәҗбүри – җиңел атлетика, футбол, баскетбол, нәфис һәм спорт гимнастикасы, фехтование, йөзү, су полосы, теннис, өстәл теннисы, волейбол, суга сикерү, дзюдо кебек унөч төре һәм өстәмә 12 төре планлаштырыла. Марат Бариев билгеләп үткәнчә, Универсиада программасына кертелә торган спорт төрләрен FISU оешмасы раслый. Аларның олимпия спорт төрләренә керүе һәм дөньяның башка илләрендә дә популяр булуы зарур.
Министр китергән мәгълүматларга караганда, Универсиаданың 30 объектын проектлауга һәм төзүгә ТР бюджетына 6 млрд. 980 млн. сум күләмдә субсидия күчерелгән. 2013 елгы Универсиаданы үткәрү өчен 64 объект файдаланылачак, шуның 28е – төзекләндереләчәк, яңа 36 объектны төзергә кирәк булачак. Спорт инфраструктурасы һәм Универсиада авылын төзү өчен барлыгы 36 млрд. 712 млн. сум акча сорала. Универсиада объектлары Казанның 4 зонасында урнашыр дип көтелә. Объектларның күпчелеге - шәһәр үзәгендә. Билгеле, төп объектларның берсе – Универсиада авылы. Ул 13500 кешене сыйдырырлык итеп төзелергә тиеш. Автоном режимда эшләүче, тулы канлы тормыш алып бара торган авыл эчендә 3500 кешелек туклану комплексы, күнегүләр ясау заллары, мәдәни-ял итү, мәгълүмат үзәге һәм башкалар урнашачак. Универсиада тәмамлану белән, авылның бер өлеше – студентлар шәһәрчеге, икенче өлеше спортның җәйге төрләре буенча федераль әзерлек үзәге булачак.
Марат Бариев шулай ук үз чыгышында уеннар вакытында иминлек мәсьәләләрен дә күтәрде. Аның сүзләренә караганда, Эчке эшләр министрлыгында бу нисбәттән махсус бүлек оештырылган һәм иминлек саклауның гомуми концепциясе эшләнгән. Исәпләүләр буенча, Универсиада вакытында тәртип саклау өчен 29 мең кеше җәлеп итәргә кирәк булачак.
Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, Универсиаданың әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Ул үз чыгышында спорт объектларын төзү һәм шәһәрнең транспорт инфраструктурасын яңартып кору проблемаларына тукталды. “Без быел ел ахырына кадәр 9 объектны тапшырырга ниятлибез. 2010-2011 елларда объектларның төп өлеше кулланышка кертелеп, аларда тест режимында спорт уеннары узачак”, - диде ул.
Агымдагы елның ахырына кадәр Универсиаданың тагын 10 спорт объектында төп төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнер дип көтелә. Инде октябрь аенда ук “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында берничә объектны ачу көтелә. Алар арасында Ф.Әмирхан проспектындагы Көрәш сарае, Оренбург трактындагы Казан теннис академиясе, Мәүлетов урамындагы “Зилант” спорт комплексы бар.  Халыкара килешүләр нигезендә Универсиаданың барлык объектлары 2012 елның ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.
Универсиадага әзерләнү кысаларында, шәһәрнең транспорт инфраструктурасын үзгәртеп кору – “Казан” аэропортын реконструкцияләү (моның өчен 10 млрд. сум акча сорала, төзекләндерү эшләре бу елның көз айларында башланыр дип планлаштырыла), төп транспорт “төеннәре”н яңарту – тимер юл вокзалын шәһәр үзәгеннән Воровский урамына күчерү, аэропорт белән тимер юл вокзалы арасында “югары тизлекле поезд” проектын тормышка ашыру көтелә. Гомумән алганда, 278 км. озынлыктагы юллар, 37 транспорт развязкасы төзергә планлаштырыла. Бу максатларда 12,7 млрд. сум акча сорала. Федераль үзәктән өстәмә рәвештә киләчәк 4 млрд. сум акчаның 2 миллиардын шуңа җибәрү көтелә. Ә 2013 елга кадәр метрополитен төзелеше өчен 39 млрд. сум акча кирәк булачак. Шулай ук Елга портын төзекләндерү һәм яңа 4 автовокзал, метроның 5 станциясен төзү көтелә.
“Безгә инфраструктурына хәзер үк эшләргә кирәк, бер елда гына бернәрсәгә дә өлгермибез”, - дип, мэр РФ Дәүләт Думасы депутатларына Россия Федерациясенең Универсиада уздыру буенча үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәүдә булышлык итүен сорады. “Казанның Универсиаданы Шень–Жень һәм Лондоннан соң кабул итеп алуын онытмаска кирәк”, - дип, ул әзерлек мәсьәләләренең югары дәрәҗәдә булырга тиешлеген ассызыклап.
“Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII бөтендөнья универсиадасы башкарма дирекциясе” җитәкчесе Владимир Леонов исә башкарма дирекциянең эшчәнлеге белән таныштырды, кадрлар, бигрәк тә волонтерлар әзерләү мәсьәләсенә тукталды. Утырышта шулай ук спорт объектларын инвалидлар өчен уңайлы итеп төзү, аларга Казанның тарихи урыннарын күрсәтү һәм башкалада инвалидлар катнашында төрле спорт уеннары уздыру проблемалары күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100