news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Метшин: «Универсиада үткәрү өчен безгә тагын өч спорт объекты җитми»

FISU башкарма комитеты бәяләү комиссиясенең студентлар белән булган очрашуы вакытында Казан шәһәре мэры әнә шулай дип белдерде

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген Казан дәүләт университетында FISU башкарма комитеты бәяләү комиссиясенең шәһәребездәге 11 югары уку йорты студентлары белән булган очрашуы вакытында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. «Универсиада үткәрү өчен безгә тагын өч спорт объекты җитми: Теннис академиясе, Су спорты төрләре сарае һәм кимендә 40 мең урынга исәпләнгән стадион», - дип белдерде ул. Мэр сүзләренчә, шуларның икесе буенча төзелеш эшләре башланган инде. Иртәгә исә әлеге комиссиягә Киров районының Гривка урамында төзеләчәк 45 мең урынга исәпләнгән стадионга нигез ташы салу миссиясе йөкләнә.
«Казан 2013 елда Универсиада башкаласы дип саналырга хокук яулый алса-алмаса да, әлеге спорт корылмалары барыбер төзеләчәк. Әмма Универсиаданы үзеңдә уздыру хокукына барган ярышта җиңеп чыгу Казанны үсештә бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгарачак, - диде И.Метшин. Аннары аудиториягә мөрәҗәгать итеп: - Студентлар, сез бездә ничек буласын күз алдыгызга китерә дә алмыйсыз хәтта! 31 май көнне безнең җиңеп чыгасыбызга мин бик ышанам!» - диде мэр.  
 Соңынан FISUлыларның студентлар сорауларына биргән җавапларыннан түбәндәгеләр билгеле булды. Халыкара спорт ярышларында еш кына допинг куллану мәсьәләсендә зур бәхәсләр була. Ләкин FISU оештырган Универсиадаларда бу яктан нәтиҗә уңайрак икән. FISU вице-президенты Стефан Берг әйтүенчә, алар допингка каршы эшли торган агентлык белән хезмәттәшлек итәләр.
Дөньяның танылган зур университетларының барысында да спорт хәрәкәте үсеш ала бара. Спорт объектлары күп булган югары уку йортлары бөтен илдә дә үзенә укучыларны җәлеп итә. Комиссия җитәкчесе Стефан Берг шул хакта ассызыклап: «Казан да шундый фәнни үзәккә әйләнә. Үзенең спорт корылмалары белән биредәге уку йортлары да студентларны үзенә күбрәк җәлеп итәчәк әле», - диде.


news_right_1
news_right_2
news_bot