news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин суда куркынычсызлык турында: “Олы кешеләрнең үз башларын бернинди аншлаглар белән алыштырып булмый”

Бу коену сезонында Казанда суда үлүчеләр соңгы биш елда - иң азы

  (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быелгы коену сезонында суда батып үлүчеләр саны 12 кеше булган. Бу соңгы 5 елда - иң түбән күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек кимрәк. Барлык бәхетсезлек очраклары җиһазландырылмаган һәм коену тыелган сулыкларда булган, ә муниципаль пляжларда үлем белән тәмамланган бер генә бәхетсезлек очрагы да теркәлмәгән.

Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Казан каласы Башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимурханов белдерде.

Ф.Тимурханов белдерүенчә, суда бәхетсезлек очракларын киметүгә юнәлтелгән кисәтү эшләре алып бару, коткару постларын арттыру һәм кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда коткару постлары оештыру ярдәм иткән. Шәһәр пляжларында 37 кеше коткарылган, шул исәптә 12 бала, тагын 200дән артык кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Җәйге коену сезонында Казан коткаручылары белән Суда коткару җәмгыяте ял итүчеләр арасында суда куркынычсызлыкны пропагандалау буенча 10 акция үткәргән.

“2015 елда Казанда спортны су төрләре буенча Дөнья чемпионаты уздырыла. Быел коткару постларының санын арттыру уңай нәтиҗәләргә китерүне исәпкә алып, 2015 елда бу тәҗрибәне дәвам итәргә тәкъдим итәбез”, - дип билгеләп үтте Тимурханов.

Казан мэры Илсур Метшин, соңгы 5 елда бу коену сезоны иң уңышлысы булды, монда коткаручыларның хезмәте зур, дип билгеләп үтте. “Муниципаль пляжларда бер генә кеше дә батмавы искитмәле нәтиҗә”, - дип бәяләде коткаручыларның эшен мэр. “Кызганычка каршы, югалтуларсыз булмады. Барлык батып үлүчеләр җиһазландырылмаган урыннарда коенган. Олы кешеләрнең үз башларын бернинди аншлаглар белән дә алыштырып булмый. Кисәтү чараларын көчәйтү зарур. Шулай ук бу чараларны балалар арасында алып бару да бик яхшы. Кисәтү чаралар күптөрле, әмма бу очракта бик тырышырга кирәк”, - диде мэр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100