news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
И.Метшин социаль ипотека буенча йорт төзүчеләрнең эш хакын тоткарламаска вәгъдә итте
“Икенче юлы, әгәр хезмәт хакы буенча бер атналык кына бурыч җыелса да, курыкмагыз. Мине төзелештә күрсәгез, шунда ук яныма килегез”, – диде мэр төзүчеләргә
Скопировать ссылку
(Казан, 16 февраль, “Татар–информ”). Бүген Казан мэры Илсур Метшин чираттагы мәртәбә республика социаль ипотека программасы буенча төзелеш эшләренең барышын тикшерде, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Шәһәр башлыгы әлеге проектны гамәлгә ашыруның әһәмияте турында күп тапкырлар ассызыклады. Ел ахырына кадәр 400 мең квадрат метр торак төзеп өлгерү өчен, инде бүген үк барлык объектларда да эш – ике, ә мөмкинлек булган җирдә өч сменада алып барылырга тиеш.
Шуның белән бергә, узган атнада Казан мэрының интернет–кабул итү бүлмәсенә бер подряд оешмасының эшчеләре хезмәт хакын түләүне тоткарлыйлар дигән шикаять белән мөрәҗәгать итте. Бүген төзелеш мәйданчыкларының берсендә эшчеләр раслаганча, аларның әле барысы да узган елның декабрь ае өчен хезмәт хакын алмаган.
Аларны тыңлаганнан соң, Илсур Метшин подряд оешмасы җитәкчеләренә узган ике ай өчен дә хезмәт хакы буенча бурычны киләсе атнада түләп бетерергә күрсәтмә бирде. “Акча бар, без тәртип урнаштырачакбыз. Икенче юлы, әгәр хезмәт хакы буенча бер атналык кына бурыч җыелса да, курыкмагыз. Мине төзелештә күрсәгез, шунда ук яныма килегез. Сездән – эш, бездән – акча”, – диде мэр төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Искәртеп узабыз, 2010 елда Казанда социаль ипотека программасы буенча “Кояшлы шәһәр”, Азино–1, Азино–2 микрорайоннарында, 2 нче Азин урамында, Авиатөзелеш районында, Киров районының – Юдино, Совет районының Дәрвишләр бистәләрендә 400 мең квадрат метрга якын торак төзү күздә тотыла. Куелган бурычны ел ахырына кадәр үтәү өчен, подряд оешмалары эшчеләрне көннән–көн күбрәк җәлеп итә.
“Кайбер подряд оешмаларының үз вакытында финанслауга бәйле проблемалары килеп чыгуын мин аңлыйм. Алга таба бернинди тоткарлык та булырга тиеш түгел. Республика җитәкчелеге финанслау тотрыклы алып барылсын өчен барысын да эшләде һәм төзүчеләр тиешле акчаларны вакытында алды”, – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Хәзерге вакытта Казанда әлеге программа буенча торак шартларын яхшырту өчен 9 меңгә якын гаилә чиратта тора. Социаль торак төзелеше буенча планны гамәлгә ашыру чиратны ике мәртәбә диярлек кыскартырга һәм дүрт меңнән артык гаиләнең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2