Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
И.Метшин: «Шәһәребезне тагын да яхшырта алуыбызга мин бик ышанам»
Казан шәһәре мэры казанлыларны якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлый
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Казан шәһәре мэры Илсур Метшин казанлыларны якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлый. Котлауда исә мондый сүзләр бар.
Яңа ел ишек шакыганда, сезнең һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мәхәббәт, бәхет телим.
Бу һәр гаилә өчен үзенчәлекле бәйрәм. Ләкин безнең барыбызны да – ә без шул тиклем төрле – үзгәрешләргә өметләнү һәм шәһәребезне ярату хисе берләштерә. «Казан, бернинди авырлыкларга карамастан, үсешен дәвам иттерә!» дип горурлык белән әйтә алыр өчен, уртак тырышлык белән без күп нәрсәгә ирештек. Йортлар, юллар ремонтлана һәм яңалары салына, спорт үсеше һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен шартлар булдырыла.
Узып барган ел гади булмаса да, без куелган максатларга ирештек – Универсиаданың беренче объектларын төзеп кулланылышка тапшыра алдык. Һәм, билгеле, бу ел спортчыларыбыз казанышлары белән хәтергә уелып калачак: аларның югары нәтиҗәләргә ирешүе бәрабәренә Казан Россиянең спорт башкаласы исемен яулап алды. Шәһәребезне тагын да яхшырта алуыбызга мин бик ышанам.
Чын күңелемнән, яңа 2010 ел өйләребезгә шатлык-куанычлары белән килеп керсен, уңышлар китерсен һәм теләкләрне тормышка ашырсын, дип телим. Күңелнең иң түрендәге хыяллар тормышка ашсын!
Яңа ел, яңа бәхет белән!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз