Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
И.Метшин: «Шәһәр халкына торак» программасы казанлылар өчен мөһим булган торак мәсьәләсен чишәргә ярдәм итәчәк»
Казан мэры Вторая Юго-Западная урамындагы 24 катлы йорт төзелешен тикшерде.
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казан мэры Илсур Метшин Киров районындагы Икенче Көньяк-Көнбатыш/Вторая Юго-Западная урамында төзелеп килгән 24 катлы яңа йортта төзелеш барышын тикшерде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Төзелеш мәйданчыгында шәһәр башлыгы белән бергә Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов, “Муниципаль торак программалары дирекциясе” МУП директоры Айрат Хәлиуллин һәм килешү нигезендә төзелеш алып баручы оешма вәкилләре дә булды.
Әлеге урамда көнкүрешкә хезмәт күрсәтү комбинаты бинасын 253 фатирдан торган торак йортка үзгәртеп кору эшләре 2014 елның декабрь аенда башланып китә. Проект нигезендә, каркас-монолит бинадагы фатирларның гомуми мәйданы 11116,63 кв.метрны тәшкил итә. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, йорт бер подъездлы һәм 24 катлы итеп проектлаштырылган. Хәзерге вакытта төзелеш эшләре 5 нче катта бара.
Өй тирәсендә машина кую урыннары каралган, социаль инфраструктура объектлары да йорттан ерак түгел: 135 нче номерлы мәктәп, 12 нче гимназия, 300 метр радиуста 313 нче номерлы , 350 метр радиуста 164нче, 217 нче балалар бакчалары урнашкан.
Әлеге йорт төзелеше нәтиҗәсендә, “Шәһәр халкына 2007-2027 елларга торак” социаль программасы буенча дистәләгән гаилә үзләренең торак шартларын яхшырта алачак. Бу программа буенча аерым категориядәге халыкның, базар бәяләре белән чагыштырганда, түбән хакка торак йорт алу мөмкинлеге бар. Шулай ук торак бәясен бүлеп түләү мөмкинлеге дә каралган. Бүлеп түләү шарты белән алганда, процентлар еллык түләүнең 7%ын яисә 11%ын тәшкил итә. Программа үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте: 2008-2014 елларда файдаланылышка тапшырылган торакның гомуми мәйданы - 49891 кв.метр.
“Татарстан башкаласындагы барлык торак төзелешенең төп локомотивы булган “Социаль ипотека” программасы белән бергә “Шәһәр халкына торак” программасы да төрле категориядәге казанлыларны торак белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, ягъни соңгы 7 ел эчендә 823 гаилә тораклы булган. Алар арасында яшь гаиләләр, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм яшь эшмәкәрләр дә бар”,- дип ачыклык кертте Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы, бәяләрнең төрле булуына бәйле рәвештә, кайсы төзелеш материалларының кыйммәтләнүе белән кызыксынды. Ул шулай ук төзелеш эшләренең кайчан тәмамланасын да ачыклап үтте. Төзүчеләр фикеренчә, торак йорт ел ахырында файдаланылышка тапшырылырга тиеш.
«Казанлылар өчен мөһим булган торак мәсьәләсен чишәргә ярдәм иткән программаларның барысы да бик яхшы»,- дип нәтиҗә чыгарды Илсур Метшин. Ул төзүчеләргә эшне сыйфатлы итеп башкарырга кушты һәм, төзелеп килгән йортның күрсәтелгән вакыт аралыгында файдаланылышка тапшырылачагына өмет белдерәм, дип төзүчеләр белән саубуллашты.
Искәртеп үтәбнз: хәзерге вакытта торакны еллык проценты 7% булган бүлеп түләү мөмкинлеге белән түбәндәге категория гражданнар ала ала: бушлай торак алырга яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнар, алданган өлешләп түләүчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары. Мондый мөмкинлек, Казанның муниципаль берәмлек башлыгы тәкъдиме буенча, муниципаль хезмәткәрләргә, муниципаль учреждение һәм муниципаль унитар предприятие хезмәткәрләренә, яшь галимнәргә бирелә ала.
Торакны еллык проценты 11% булган бүлеп түләү мөмкинлеге белән түбәндәге категория гражданнар ала ала: мәйданы 18 кв. метрдан да ким булган торакка ия гражданнар, беренчел кертем өчен акчасы булган һәм бүлеп түләүне каплау өчен ай саен керемнең 35%ыннан кимрәк өлешен түләп бара ала торган шәһәр халкы, Казанда салым түләү сыйфатында теркәлгән һәм бюджет өлкәсендә бурычы булмаган юридик затлар.
“Шәһәр халкына 2007-2027 елларга торак” программасының “Һәркем алырлык торак” ярдәмче программасы буенча “Казан шәһәре Торак сәясәте идарәсе” муниципаль казна учреждениесе алып бара торган исемлектә бүгенге көндә 650 катнашучы исәптә тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз