Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
И.Метшин: “Салават күпере”ндә яшәүчеләргә кирәкле хезмәтләр нәкъ менә алар яши торган урында күрсәтелергә тиеш”
Без халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә бурычлы, дип кисәтә мэр төзелеш эшләре буенча җаваплы затларны
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Казанның Киров районындагы Залесный бистәсе янында урнашкан “Салават күпере” торак микрорайонында төзелеш эшләре белән мэр Илсур Метшин танышып кайтты. Биредә ул торак йортлар һәм социаль инфраструктура объектларының төзелешен тикшерде. Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, төзелеш компанияләренең вәкилләре озата йөрделәр, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, “Ак таш” ҖЧҖ, “ГрэйтСтрой” ҖЧҖ, “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе карамагындагы төзелеш эшләре дүрт мәйданчыкта тулы көченә алып барыла. Биредә башкарылган эшләрнең иң күбесе “Ак таш”ка туры килә. Әлеге җәмгыять 5 йорт һәм мәктәп төзи. Килешү нигезендә төзү эшләре алып баручы калган 3 оешма да күрсәтелгән вакыт аралыгына туры китереп эшлиләр. “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе графиктан бераз калыша. Төзелеш алып барыла торган территория чүпле булганлыктан, аны чистарту өчен шактый вакыт сарыф ителде, дип аңлата алар.
Башка мәйданчыкларда, йорт төзелеше белән бергә, социаль инфраструктура объектлары өчен нигез чокыры казыла. “ГрэйтСтрой” җәмгыяте һәм “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе республика программасы буенча 260 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзи башлаган. Әлеге социаль объектлар беренче йортлар белән бергә кулланылышка тапшырылырга тиеш. Илсур Метшин бу оешма җитәкчеләренә эшне вакытында төгәлләп тапшыру заруриятен искәртте. “Без халыкка ышандырганбыз икән, димәк, беренче йорт бу елның җәендә тапшырылырга тиеш. Биредә социаль инфраструктура булмаганлыктан, йортларның беренче катында почта хезмәте, банк бүлекчәсе, даруханә урнашырга тиеш. Без халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә бурычлы. Биредә яшәүчеләргә кирәкле хезмәтләр нәкъ менә алар яши торган урында күрсәтелергә тиеш. Моның өчен алар Мәскәү яки Киров районына йөри алмый ”, - дип фикерен нигезләде Илсур Метшин.
Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, инженерия челтәрләрен сузу һәм тоташтыруда бернинди каршылыклар да юк. Йортлар магистраль газүткәргечләрдән 100 метр читтә, ягъни куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләре буенча урнашканнар.
Йортлар төзү белән беррәттән, биредә транспорт инфраструктурасын проектлаштыру да гамәлгә ашырыла. Торак комплекс территориясендә 7 автомобиль юлы салыначак. Инде өч юл салу схемасы әзерләнгән, дүрт юлның схемасы исә килешү өчен Дәүләт торак фондына юлланган.
Искәртеп үтәбез: “Салават күпере” торак комплексында, беренче чиратта, гомуми мәйданы 384 мең кв.м ны тәшкил итәчәк 6426 фатирга исәпләнгән 22 йорттан торган дүрт квартал төзелә. Беренчеләрдән булып салынган 11 торак йорт 2015 елның өченче кварталында файдаланылышка тапшырылачак: беренче йорт исә августта тапшырылыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз