news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин: «Рубин»га рәхмәт, җанатарларга рәхмәт! Татарстан, алга! Казан, алга!»

Иртәгә үткәреләчәк «Рубин»ның Киев «Динамо»сы белән Чемпионнар лигасы төркем турниры кысаларындагы матчын тамаша кылырга, «рубин»лыларга көч бирергә теләгәннәрнең барысы да килсен, ди Казан мэры

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Россия футболы тарихында беренче тапкыр Мәскәүнеке булмаган клуб 2 ел рәттән алтын мөнбәргә күтәрелә, дип бүген Казан мэры Илсур Метшин шәһәр җитәкчелегенең аппарат киңәшмәсендә узган атнада шәһәрнең спорт тормышындагы үзенчәлекле вакыйга буларак Казанның «Рубин» футбол командасының Россия чемпионатындагы җиңүен аерым телгә алды: 21 ноябрь көнне Казан «Рубин»ы Санкт-Петербург «Зенит»ы белән «ничья»га (0:0) уенны төгәлләде. «Рубинга рәхмәт, җанатарларга рәхмәт! Татарстан, алга! Казан, алга!» - дип, күңеле булган шәһәр башлыгы шушы шатлыклы хәбәрне Санкт-Петербургта барган «Бердәм Россия» сәяси партиясенең XI  съездында аягүрә басып алкышлануын игълан итте.   

 «Иртәгә үткәреләчәк «Рубин»ның Киев «Динамо»сы белән Чемпионнар лигасы төркем турниры кысаларындагы матчын тамаша кылырга, «рубин»лыларга көч бирергә теләгәннәрнең барысы да килсен», - дип, ул Казанның Үзәк стадионында 20.30 сәгатьтә башланачак уенга чакырды.

Мэр басым ясап әйткәнчә, Мәскәү җыелмасыннан аермалы буларак, «Рубин» уен осталыгы белән куандыра килә. «Сүз дә юк, бу Казанның мактаулы гражданины исеменә ия тренер Корбан Бердыевның чын команда туплый алуыннан, команда рухы булдыра белүеннән тора. Иртәгәге матчтан да «Рубин»нан уңышлы уен көтәм. Без барыбыз да шуны көтәбез», - диде И.Метшин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100