Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
И.Метшин, «Россия – спорт державасы» форумы уздырылу уңаеннан, казанлыларга мөрәҗәгать итә
Бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шул хакта сүз булды
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бу атнаның пәнҗешәмбесендә, 22 октябрь көнне, Казанга ил күләмендә зур кунаклар киләчәк. Аерым алганда, ТР башкаласында уздырылачак РФ Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида кышкы XXII Олимпия уеннарына һәм XI кышны Паралимпия уеннарына, 2013 елда Казанда булачак XXVII җәйге Универсиадага әзерлек һәм аларны үткәрү буенча Совет утырышында РФ Президенты, 10 министр, 20ләп губернатор һ.б. катнашачак. Шушы чараларга әзерлек эшләре буенча бүген РФ Президенты ярдәмчесе, әлеге Совет рәисе урынбасары Александр Абрамовның килүе көтелә. Җомга көнне исә «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия спорт форумы рәсми рәвештә ачылачак һәм ул 25енә кадәр дәвам итәчәк. Җәмгысе 9 тематик «түгәрәк өстәл»дән һәм 4 фәнни-гамәли конференциядән кала, форум барышында физик культура һәм спорт өлкәсендәге башкарма комитетлар җитәкчеләренең Бөтенроссия семнар-киңәшмәсен уздыру, 2020 елга кадәр спорт үсеше стратегиясе буенча фикер алышу да күздә тотыла.
Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин шул хакта игълан итеп, 22-23 октябрь көннәрендә, бигрәк тә җомга көнне, казанлыларның шәхси транспорт белән аеруча шәһәр үзәгенә таба барудан тыелып торуларын үтенде. «Казан халкы әлеге үтенечкә җитди карап, безне аңларга тырышсын иде», - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы.
Чөнки, И.Метшин сүзләренчә, бу форум Казанны Россиянең спорт башкаласы статусын ныгытачак һәм, аның нинди дәрәҗәдә үткәрелүенә карап, Универсиадага әзерлек эшләренә финианслау күләме билгеләнәчәк. «Бу бит әле спорт объектлары гына дигән сүз түгел, шулай ук яңа юл развязкалары төзү, йортларга капиталь ремонт ясау, шәһәрне матурлау-бизәү дигән сүз дә. Гомумән, шәһәрнең көн кадагындагы проблемаларын хәл итү дип аңларга кирәк моны, ник дигәндә, болар һәммәсе дә казанлыларның тормыш шартларын җиңеләйтүгә кайтып кала», - дип шәрехләде мэр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз