news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И. Метшин район җитәкчеләренә: “Чүп-чар җыю өчен төсле контейнерлар кую гына аз, стимул булдыру мөһим”

“Төс әһәмияткә ия” акциясе кысаларында 81 тонна чүп җыелган

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быелның июль-август айларында Казан шәһәрендә “Төс әһәмияткә ия” акциясе узды. Акциянең максаты — чүпне төрләргә аерып җыю һәм кешеләрне үз әйләнә-тирәлегенә сакчыл карауны тәрбияләү иде.

Акция барышында, шәһәрнең 20 ишегалдында кәгазь, пластик һәм пыяланы аерып җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырылды. Проект партнерлары, шул рәвешле, чүп-чар ташлаучыларга махсум жетоннар биреп, бүләкләр дә уйнатты.

Акция кысаларында барлыгы 81 тонна калдык җыелган, шул исәптән 38 тонна кәгазь, 33 тонна пыяла һәм 10 тонна пластик. Бу чүп-чарларның барысы да махсус предприятиеләргә янәдән эшкәртүгә юнәлдерелгән. Чагыштыру өчен: узган елның 5 аенда 18, 5 мең тонна чүп җыелган булган, әмма аларның 1,5 тоннасы гына яңадан эшкәртүгә яраклы дип табылган.

“Төс әһәмияткә ия” акциясендә җиңүче дип Җиңү проспектындагы 152 нче йорт һәм Завойский урамының 2 нче йорт ишегалларында яшәүчеләр табылган. Әлеге ишегалларында бүләк буларак балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштырылачак. Мәйданчыкларны быелның октябрь уртасына кадәр урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук анда асфальт җәю дә каралган.

Шәһәр хакимияте моның белән генә чикләнеп калырга уйламый. Урнаштырылган контейнерлар үз урыннарында калачак, моның өстенә тагын яңа контейнерлар урнаштыру да Казан Башкарма комитеты планында бар.

Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

“Без Европа шәһәрләренең тәҗрибәсен үзебездә куллана башладык. Әмма кешеләр белән эшләү формасы ул бер дә җиңел түгел, моңа түземлелек тә, эшли белү сәләте дә кирәк. Чүп-чар җыю өчен төсле контейнерлар кую гына аз, стимул булдыру мөһим”, - диде мэр Илсур Метшин район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100