news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин: «Лидерлыкка омтылырга, үзеңә бала чактан ук максат куярга, шуңа атларга кирәк»

Казан дәүләт университеты карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда Казан мэры дәрес бирде

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан дәүләт университеты карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей базасында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашында «Лидерлык нигезләре» программасы буенча лидерлык дәресе үткәрелде. Ачык дәрес рәвешендә барган әлеге үзенчәлекле очрашуга шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин да килгән иде.

 Министр А.Гыйльметдинов башлангычы белән әзерләнгән «Лидерлык нигезләре» мәгариф программасы буенча оештырылып, шушы уку елының беренче көнендә гамәлгә кертелгән лидерлык дәресе хәзерге вакытта республика буенча 29 эксперименталь мәйданчыкта үткәрелә (7-11 класслардан 900ләп укучы җәлеп ителгән). Аларның 24е Казанда, тагын Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә һәм Түбән Кама, Аксубай районнарында шундый мәйданчыклар булдырылган. Бүгенге дәрестә исә Казанның шушы 24 мәктәбеннән 4әр укучы чакырылган иде.

 Дәрес башында министр шәһәр башлыгын «Лидерлык нигезләре» программасы белән кыскача таныштыргач, ни өчен нәкъ әлеге шәхес чакырылуын аңлатып, ул И.Метшинның биографиясе белән таныштырды, 28 яшендә муниципаль берәмлек башлыгы булып куелганнан соң республикада ышанычны аклаган һәм бүгенгә кадәр аның ирешкән уңышлары белән үзенең чын лидер булуын раслаган кешенең укучы балалар өчен кызыклы булуын басым ясап әйтте.

 Укучылар исә үзләренең мәктәпләрендә лидерлык дәресләренең ни рәвешле үткәрелүен видеофильмнар аша да, сүз белән дә аңлатты һәм мондый дәресләрнең үзләре өчен нинди файда китерүен мисалларда күрсәтте. Шулардан, әйтик, социаль приютларга, балалар йортларына һәм хәтта этләр приютларына барып ярдәм кулы сузуның үз «тәме» бар, шул ук вакытта яшьтәшләре арасында лидерлыкка омтылырга нигез бирә, лидерлыкка өйрәнеп була һәм өйрәнергә кирәк, дигән фикердә алар.

 Лидер дип әйтәсез, ләкин үземнең лидер булуым турында беркайчан да башыма уй килгәне булмады һәм без үскән совет чорында моңа махсус рәвештә беркем дә өйрәтмәде, шулай да, моңа алынып дөрес эшләгәнсез. Чыннан да, «ничек лидер булырга һәм шуңа ирешү кыенмы?» соравын кую бәлки кирәктер, ләкин теорияне практика белән ныгыту шарт, диде И.Метшин.

 Тормышта барыгызны да лидер булырсыз дип уйламыйм, бу кирәк тә түгел, дип аудиториягә мөрәҗәгать иттеп, бүгенге дәрескә килгәннәрнең 60 процент чамасы кыз бала булуына игътибар юнәлтеп: «Кызлар үскәч яхшы иптәш, аннары иренә әйбәт хатын, бер дигән әни булырга тиеш дип саныйм. Лидер ир-егетләрнең 98 проценты гомер юлдашының ышанычлы таяныч, кызыклы әңгәмәдәш һәм гаиләдә үзенең яртысы булуы турында әйтә. Ә инде үзем белгән 10 лидер хатын-кызның 9ы хезмәттә ирешкәнен гаиләдә яхшы хатын сыйфатына һәм киң җилкә ышыгына алыштырыга ризалыгын таный», - дигән фикер белдерде.

 Укучы яшьләрнең яудырган сорау арты сорауларына җавабында, мэр лидерлыкка омтылырга, моның өчен үзеңә бала чактан ук максат куярга һәм, аңлы рәвештә, бернигә дә карамастан, шуңа атларга да атларга кирәк, диде. Кешенең һәр тормыш этабында үз максаты барлыкка килә, ә теләсә нинди фикер, көн саен шуңа якынлаша барсаң, матдигә әверелә. Аннары фикердәшләрең, иптәшләрең, ягъни командаң булу һәм барлык эш-гамәлләрдә һәм кешеләргә карата гадел, мөнәсәбәтләрнең эчкерсез булуы моңа нигез була, чөнки, шәһәр дә гел җитәкчеләрдән тормаган кебек, бер кеше япан кырда сугышчы була алмый, дип саный И.Метшин.

«Кешене гамәлләре бизи, ә гамәлләр – ул башкарылган эшләр, уңышлы сәясәтче булуның имиджы шул, димәк, биографиягезгә игелекле гамәлләр туплагыз, дистә еллар узгач та гамәлләрнең кайтавазы ишетелә», - диде һәм үзен ул сәясәтче түгел дип атады, чөнки мэр эшенең 60 процент чамасы шәһәр хуҗалыгы эшләреннән гыйбарәт. Ничек кенә авыр булмасын, икеләнмәскә, алга адым ясап, үзеңә һәм иптәшләреңә ышанырга, дөрес, моның өчен бик күп көч куярга туры киләчәк. Тормышта төп кагыйдә: бөтенесе дә гаилә бәхете бәрабәренә булырга тиеш, дәүләт тә шул вакытта уңышлы булачак. Түрә буласың икән, беренче чиратта, кешеләр белән эшли белергә, кул астыңдагыларга тигез карарга, гаиләләре белән кызыксынып торырга һәм команда рухын сүндерми саклый белергә тиешсең. Конфликтлы ситуацияләрдән качарга түгел, аларны булдырмаска гына, бу исә үзе үк осталык сорый, дип белдерде И.Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100