news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Метшин: “Левченко бистәсендә мәдәни тормыш кайнавы мөһим”

Казан мэры бистәгә эш буенча барып кайтты

 (Казан, 17 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Казан бистәләре клубларын төзү һәм реконструкцияләү буенча программаларны тормышка ашыру кризис чорында да дәвам итә. 2014 елның икенче яртысында Красная Горка һәм Кадыш бистәләрендә заманча мәдәният йортлары ачылды. Тагын бер яңартылган мәдәният йортын Мәскәү районындагы Левченко бистәсендә быел җәй ахырына ачу планлаштырыла. Объектны реконструкцияләү барышын бүген Казан мэры Илсур Метшин карап кайтты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Рәхимов ур., 29 адресы буенча урнашкан “Полимер” мәдәният йорты 5 мең халкы булган Левченко бистәсе халкына хезмәт күрсәтә. Мәдәният йорты директоры Денис Перелыгин сүзләренә караганда, клуб бинасы 1974 елда төзелгән, шуннан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган, бу исә эчке һәм тышкы инженерлык коммуникацияләрнең, шулай ук биналарның физик таушалуына китергән. 2015 елда “Авыл клублары” программасын тормышка ашыру кысаларында мәдәни әһәмияткә ия булган объектлар исемлегенә Левченко торак массивындагы “Полимер” мәдәният йорты да кергән. Бу елның февраль аенда башланган ремонт эшләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан 18,3 млн сум акча бүленгән.

1765,4 кв. метр мәйданлы бинада эчке гомуми төзелеш эшләре инде башланган. Реконструкция эшләре агымдагы елның 31 июлендә бетәргә тиеш.

Ремонт эшләре тәмамланганнан соң, клубта 300 кешегә исәпләнгән актлар залы, хореография, вокал, гамәли сәнгать, спорт-сәламәтләндерү гимнастикасы өчен кабинетлар булдырылачак. Левченко бистәсендә заманча клубның булуы бик тә зур әһәмияткә ия, чөнки биредә 2 балалар бакчасы, 1 гомуми белем бирү мәктәбе, 1 мәктәп-интернат бар. Моннан кала, “Полимер”да еш кына депутатлар, бистә активының очрашулары үтә.

Илсур Метшин, клуб бинасын караганнан соң, авыл клублары төзелеше һәм реконструкциясе программасын тормышка ашыру Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә гамәгә ашырылуын билгеләп үтте. “Бу, чыннан да, - кирәкле программа. Заманча авыл клублары Казан бистәләре халкы өчен бик тә мөһим – балалар өчен дә, пенсионерлар өчен дә. Левченко бистәсендә шәһәр үзәгендәге кебек үк мәдәни тормыш кайнавы мөһим. Яңартылган мәдәният йорты яңа уку елына бик яхшы бүләк булыр дип ышанабыз”, - диде мэр.

news_right_1
news_right_2
news_bot